Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума стратегик корал килешүенә үз шартларын өстәде


Русия Дәүләт думасы Русия белән АКШ арасында стратегик һөҗүм коралларын кыскарту турындагы килешүгә үз тәкъдимнәрен кертте.

Бүген килешү өлгесе икенче укылышта тикшерелеп кабул ителде. Килешүгә Русия ягы үз шартларын өстәде. Аерым алганда, Русия үзенең иминлегенә янаган саклану системы төзелә башласа килешүдән чыгу хокукын калдырды.

Узган елның язында АКШ һәм Русия президентлары кабул иткән килешү ике илнең дә стратегик һөҗүм коралларын 30% киметүен күздә тота.

Узган ел азагында килешүне АКШ Сенаты раслады.
XS
SM
MD
LG