Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү үзәгендә оппозиция вәкилләрен яклап пикет узды


Якшәмбе Мәскәү үзәгендә оппозиция җитәкчеләренең тоткарлануына каршы пикет узды. Анда барлыгы 60лап кеше катнашты. Шул исәптән “Сул фронт” хәрәкәте җитәкчесенең берсе Константин Косякин да килгән иде.

Кичә иреккә чыгарылган оппозиция вәкилләре Борис Немцов һәм Эдуард Лимонов авыруга сылтап, пикетка чыкмады.

Әлеге чара хакимияте рөхсәте белән уздырылды. Милиция беркемне дә тоткарламады.
XS
SM
MD
LG