Accessibility links

Русиядә иреккә чыккан оппозиция вәкилләре көрәшне дәвам итәчәк


Русиядә административ кулга алудан иреккә чыккан оппозиция вәкилләре киләчәктә дә җыеннар үткәрү хокукын яклап “Стратегия 31” исемле протест чараларында катнашырга җыенуларын белдерә.

“Солидарность» хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Борис Немцов дүшәмбе Мәскәүдә матбугат очрашуында чыгыш ясап 31 декабрьдә Мәскәүнең Триумф мәйданында тоткарланган оппозиция вәкилләрен хөкем итүне тар-мар итү дип атады.

Ул Көнбатыш илләрен Русия хакимиятендәге кайбер түрәләргә карата чикләүләр кертергә чакырды.

Икенче бер оппозицион сәяәсәтче Эдуард Лимонов фикеренчә, оппозициягә карата репрессияләр дәвам итәчәк. Әмма Лимонов көрәшне туктатырга җыенмый.
XS
SM
MD
LG