Accessibility links

Кайнар хәбәр

Референдумда Көньяк Судан бәйсезлеген 90% яклаган


Суданның көньягындагы ун штатның җидесендә зур күпчелек күптән түгел үткән референдумда Көньяк Суданның бәйсезлеге өчен тавыш биргән.

Бүген чыгарылган беренчел нәтиҗәләргә караганда, тавыш бирүдә катнашканнарның туксан проценттан артыгы бәйсезлекне хуплый.

Кайбер районнарда исә бәйсезлек тарафдарлары 99 процентка җиткән.
Референдумның тәгаен нәтиҗәләре исә киләсе айда гына чыгарылачак.

Әмма христианнар яшәүче көньякның мөселманнар яшәүче төньяктан аерылуын яклаучыларның җиңүе инде шиксез диярлек.

Элегрәк Судан җитәкчеләре референдум нәтиҗәсе нинди булса да аны таныячакларын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG