Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халкының күпчелеге тәртип демократиядән мөһимрәк дип саный


Левада фикер белешү үзәге үткәргән яңа бер тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Русия халкының яртысыннан артыгы, 56 проценты Русия өчен хәзер тәртип демократиядән мөһимрәк дип уйлый.

Фикер белешүдә катнашканнарның күпчелеге тәртип урнаштыру өчен демократия кагыйдәләрен һәм хосусый иреклекләрне чикләү мөмкинлеге белән килешә.

23 процент исә демократия мөһимрәк дип исәпли.

21 процент демократияме, тәртипме мөһимрәк дигән сорауга җавап бирә алмауларын әйткән.

Шул ук вакытта фикер белешүдә катнашканнарның өчтән береннән артыгы Русия шартларында демократия тәртиптән башка, тәртип демократиядән башка мөмкин түгел дип исәпли.
XS
SM
MD
LG