Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якын көнчыгыш сөйләшүләре турында яшерен мәгълүматлар дөнья күрде


Фәләстин дәүләт башлыгы Мәхмүт Аббас җитәкчелегендәге хөкүмәт 2008 елда Көнчыгыш Иерусалем мәсьәләсендә Израилнең тәкъдимнәрен кабул иткән.

Бу хакта хәбәр бүген әл-Җәзирә һәм Британиянең Guardian газетасында дөнья күрде.

Якын көнчыгыш тынычлык сөйләшүләре турында йөзләгән яшерен документлар турындагы хәбәрдән соң Фәләстин башлыгы Мәхмүт Аббас мәгълүмат чараларына бирелгән мәгълүматларның дөреслекне чагылдырмавын әйтте.

Баш фатиры Катарда урнашкан әл-Җәзирә каналы тарафыннан дөньяга чыгарылган бер документта, Аббас хакимияте Израилгә - 1967 елда басып алган Иерусалем һәм аның тирәсендәге яһүд махәлләләре төзелешен кабул иткән .

Аббас узган атналарда ясаган бер чыгышында Иерусалем язмышының тынычлык сөйләшүләрдә бәхәс мәсьәләсе була алмаячагын, Көнчыгыш Иерусалемнең фәләстин халкының дип әйткән иде.

әл-Җәзирә телевидениесе шулай ук 2000 елдан 2011 елга кадәр Фәләстин, Израил, АКШ җитәкчеләре арасындагы очрашу мәгълүматлары, электрон хатлар һәм башка юллардан булган хәбәрләшү турында 16 мең яшерен документ булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG