Accessibility links

Мисырда комендант сәгате, каршылык чаралары дәвам итә


Каһирә – Мисырда комендант сәгате кертелү һәм хөкүмәтнең чигенүе турындагы хәбәрләргә карамастан, каршылык чаралары дәвам итә.

Шимбә көнне Мисыр башкаласы Каһирәдә 2 меңләп кеше урамга чыгып, президент Хөсни Мөбәрәкнең урыныннан китүен таләп итте.

Мисырның сәламәтлек министрлыгы вәкиле, каршылык белдерүчеләр белән полиция арасындагы чуалышлар нәтиҗәсендә 38 кеше һәлак булган, дип хәбәр итте.

Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, корбаннар саны инде 100дән арткан, яраланучылар саны меңнәр белән исәпләнә.
XS
SM
MD
LG