Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия “Guardian” журналистына яңа виза бирергә әзер


Русиянең Британиядәге илчелеге “Guardian” басмасы хәбәрчесенә аккредитация мәсьәләсе хәл ителгәч тә яңа виза биреләчәген хәбәр итте.

Шимбә көнне Русия Мәскәүдә эшләүче “Guardian” журналисты Люк Һардингны илгә кертмәде. Моның сәбәбе итеп аның махсус рөхсәте булмыйча торып террорга каршы чара барган төбәктә булуы әйтелде.

Июнь аенда Һардинг тагын Дагыстанга барып, Мәскәү метросында үзен шартлаткан интихарчы кызның әтисеннән әңгәмә алды.

“Guardian” хәбәр итуенчә, Люк Һардингны Русиядән инде узган елның ноябрендә үк кумакчы булганнар. Ул вакытта аның WikiLeaks cәхифәсе өчен Русия турында мәгълүматләр әзерләүдә шикләнелүе сәбәп булган.
XS
SM
MD
LG