Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәлестин хөкүмәте вазифасыннан китте


Дүшәмбе иртәнге утырышта барлык хөкүмәт әгъзаларының вазифаларыннан китүе игълан ителде.

МААН фәлестин хәбәр агентлыгы белдерүенчә, бу адым 2010 елның ноябрендә үк планлаштырылган булган, әмма Тунис белән Мисырдагы хәлләр сәбәпле кичектерелеп килгән.

Яңа хөкүмәтне элекке премьер-министр Сәләм Файяд төзиячәк.

Яңа хөкүмәт ике атна эчендә төзелер, министрлар саны 24-тән 19-га калдырылыр дип көтелә.

Фәлестин киңкүләм мәгълумат чаралары хөкүмәтнең алмашынуы Израил белән сөйләшүләр төркеме башлыгы Саиб Әрәкәтнең вазифасыннан китүенә бәйле ди.

WikiLeaks Фәлестин төркеменең Израил алдында зур чигенүләргә әзер булуы турында язмалар чыгарганнан соң Әрәкәт вазифасыннан китте.
XS
SM
MD
LG