Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирандагы оппозиция якшәмбе протест чарасын уздырырга ниятли


Ирандагы оппозиция үз тарафдарларын якшәмбе көнне Тәһран һәм илнең башка шәһәрләрендә протест чараларын уздырырга чакырды.

Associated Press хәбәр итүенчә, “дини диктатура белән көрәшкә” чакыручы мәгълүмат танылган оппозиция сәхифәләрнең берсендә барлыкка килгән.

Дүшәмбе көнне Иранда оппозициянең зур каршылык чарасы узды. Анда иминлек көчләре белән бәрелештә ике кеше үлде.

Җомга көнне Тәһранда хакимият тарафдарлары “нәфрәт митингын” оештырып, оппозиция җитәкчеләрен җинаять җаваплылыгына тартырга чакырды. Мир-Хөсәин Мусави һәм Мәһди Кәрруби хәзер өй сагында тотыла.
XS
SM
MD
LG