Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ башлыгы Кабарда-Балкар республикасында иминлек чараларын арттыруга йөкләмә бирде


ФСБ башлыгы Александр Бортников Кабарда-Балкар республикасында кешеләр күпләп җыела торган урыннарда иминлек чараларын арттыру турында йөкләмә бирде. Бу хакта террорга каршы дәүләт комитетында хәбәр иттеләр.

Шул ук көнне элегрәк республиканың Эльбрус һәм өлешчә Баксан районында террорга каршы чаралар режимы кертелде. Анда Мәскәү туристларын үтергән, канат юлын шартлаткан һәм Терскол шәһәренең кунакханәсе янында машина шартлатуны күздә тоткан сугышчыларны эзлиләр.

Хокук саклаучылар сүзләренә караганда, өч шартлаткыч булган машина элек үтерелгән Кабарда-Балкар экстремистына караган.
XS
SM
MD
LG