Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Таҗикстан консуллыгы ачылды


Таҗикстанның Башкортстандагы консулы итеп Содик Имомов билгеләнде. Имомов аңа кадәр Таҗикстан президентының тышкы сәясәт ярдәмчесе булып эшләгән.

Таҗикстанның яңа дипломатик вәкиллеге Русиядә эшләүче мигранталарга ярдәм йөзеннән ачылган.

«Яңа консуллыклар (Уфа һәм Екатеринбур) Уралда һәм Себердә булган Таҗикстан ватандашларына эшкә урнашканда аларның хокук һәм вазыйфаларын һәм Русиядә яшәү шартларын аңлату эшләре алып бару өчен ачылды» диелә Таҗикстан тышкы эшләр министрлыгы хәбәрендә.
XS
SM
MD
LG