Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмән президенты демонстрантлар иминлеген тәэмин итәргә боерды


Гали Абдулла Салих полициягә демонстрантлар иминлеген тәэмин итәргә боерды.

Ул каршылык чараларында катнашучылар белән бәрелешмәскә һәм хөкүмәт яклылар белән оппозициядәгеләр арасында каршылык тудырмаска кушты.

16 февральдә Йәмәндә президентның китүен таләп итеп халык күтәрелешләре башлангач кимендә 15 кеше һәлак булды. Демонстрантларны куып тарату өчен полиция яшьләндерүче газ, резин ядрәләр кулланды. Хөкүмәт яклылар пычаклар һәм күсәкләр белән һөҗүм итте.

Каршылык белдерүчеләргә көч кулланганга парламентның кимендә 7 депутаты протест белдереп вазифаларыннан китүен белдерде.

Гали Абдулла Салих 32 ел Йәмән президенты. Ул 2014 елда президент сайлауда намзәт булмаска вәгъдә итте. Оппозиция вәгъдәсе генә җитәрлек түгел дип белдерә.
XS
SM
MD
LG