Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литвада җирле сайлауда оппозиция җиңә


Якшәмбе Литвада узган җирле (муниципаль) сайлауда оппозициядәге фиркаләр вәкилләре, гомумән алганда, күбрәк мандатка ия булды.

Әлеге сайлауда оппозициядәге социал-демократлар алда бара. Соңгы мәгълүматлар аларның район һәм шәһәр шураларындагы урыннарның кимендә чиреген алганлыгын күрсәтә.

Премьер-министр Андрюс Кубилюс җитәкчелегендәге хакимияттәге консерваторлар икенче урында. Хезмәт фиркасе - өченче, “Тәртип һәм гаделлек” фиркасе вәкилләре дүртенче булган.

Европа парламенты вәкиле Витаутас Ландсбергис белдерүенчә, хакимияттәгеләр азырак бирешсә дә, тар-мар ителмәгән. Алар икътисадый кризис чорында эшләрен дәвам итәчәк.

Күзәтүчеләр әйтүенчә, бу сайлауда кешеләр фирка вәкилләренә түгел, ә аерым намзәтләргә, аларның хуҗалык эшләрен алып барачагына ышаныч белдерә.

Вильнюста һәм бигрәк тә күп булып поляклар яшәгән Вильнюс районында милли җәмгыятьләр йогынтысының көчәюе күзәтелә. Башкалада поляк-рус сайлау коалициясе һәм шулай ук элекке мэр Артурас Зуокас җитәкчелегендәге хәрәкәт алда бара.
XS
SM
MD
LG