Accessibility links

Равил Гайнетдин баш прокурорга мөрәҗәгать итте


Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин
Мәскәү – Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Русия баш прокуроры Юрий Чайканы тыелган китаплар тирәсендәге вазгыятьне үз карамагына алырга чакырды.

Равил Гайнетдин Чайка исеменә язган хатында, Оренбур өлкәсе Гайский районы прокуроры Сергей Челышев чыгарган карар баш прокурор ярдәме белән көченнән чыгарылыр, дигән өметен белдерә.

Мәгълүм булганча, Оренбур прокуроры берничә дини китапны экстремистик дип танырга чакырган иде. Алар арасында Равил Гайнетдин һәм Марат Мортазинның “Коткару догасы”, Мостафа Котычкының “Фикер аша намаз”, шулай ук, Мөхәммәт пәйгамбәрнең “40 хәдисе”, Утыз Имәнинең “Аңлатма җәүһәре” китаплары бар.

Гайнетдин фикеренчә, бу китапларны экстремистик дип тану карары тулы булмаган тикшерүгә нигезләнгән һәм өстәмә тикшерү таләп итә.
XS
SM
MD
LG