Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан атом чукмары алып барырдай ракета сынады


Пакстан бүген атом-төш чукмары алып барырдай “җир-җир” төренә кергән ракетаны сынап карады.

Пакстанның хәрби идарәсе белдерүендә, якын арага очучы "Hataf 2" ракетасын сынау уңышлы узды, диелә.

Ракетаның 180 километрга кадәр ераклыкта булган хәдәфне зарарлый алуы турында әйтелә.

Пакстан һәм Һиндстан 1998 елда атом-төш сынаулары үткәргән иде.
XS
SM
MD
LG