Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Минскига килде. Лукошенко белән очраша


Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин бүген Беларуска килде. Ул анда Беректәш дәүләтләр һәм Евразия икътисад җәмгыяте министрлар шурасының утырышында катнаша.

Сишәмбе Минскида Путин Беларус президенты Александр Лукошенко белән очраша. Беларуска ягулык кертү һәм атом электр станция төзү турында да сөйләшәчәкләр.

Кайбер мәгълүматларга караганда,Беларуста Русия ватандашлары белән булган хәлләр дә тикшереләчәк. Аларга узган атнада мәхкәмә тәртипсезлекләрдә катнашкан дип штраф түләтү карары чыгарган иде.
XS
SM
MD
LG