Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда иминлек полициясе таратылган


Мисыр эчке эшләр министры Мансур әл-Иссави иминлек полициясен тарату турында күрсәтмә биргән.

France-Presse агентлыгы Мисыр мәгълүмат чараларына таянып хәбәр итүенчә, министр вазифаларына керешүгә 10 көн булганда әнә шундый күрсәтмә имзалаган.

Вазифаларына керешкәндә ул хокук саклау оешмаларына ышаныч арттыру чараларын үткәрергә вәгъдә иткән булган.
XS
SM
MD
LG