Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Урал” федераль юлында зур тыгын барлыкка килде


“Урал” федераль юлында һава шартларының начар булуы һәм машина казалары нәтиҗәсендә 100 чакрымлы тыгын барлыкка килде.

Татарстан, Башкортстан, Самар һәм Оренбур өлкәләрендә бигрәк тә йөк транспорты хәрәкәте нык кыенлашты. Юлның кайбер өлешләрендә машина йөртүчеләр инде берничә көн буе торалар. Кар яву дәвам итү хәрәкәтне җайлау эшләренә комачаулый.

Самардагы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге машина йөртүчеләрне су һәм азык-төлек белән тәэмир итү оештырылганлыгын белдерә.
XS
SM
MD
LG