Accessibility links

Кайнар хәбәр

Румыния һәм АКШ ракета калканы урнаштыруда килеште


Румыния президенты Траян Бэсеску
Румыния президенты Траян Бэсеску
Румыния президенты Траян Бэсеску телевидение аша мөрәҗәгатендә АКШ-ның ракета калканы илнең көньягындагы Девеслу хәрби-һава ныгытмасына урнаштырылачак, дип белдерде. Әлеге ныгытма Болгарстан чигенә ерак булмаган җирдә урнашкан.

Ныгытмада 200-дән алып 500-гә кадәр американ хәрбие эшләячәк.

Румыния президенты әлеге калкан Русиягә каршы урнаштырылмый, дип ассызыклый.

Бухарест белән Вашингтон арасында калкан урнаштыру сөйләшүләре елдан артык дәвам итте.
XS
SM
MD
LG