Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырның элекке туристлык министры биш елга төрмәгә хөкем ителде


Зөһәер Гарранаһ (у)
Зөһәер Гарранаһ (у)
Мисырның элекке туристлык министры Зөһәер Гарранаһ бүген, ришвәтчелектә гаепләнеп, биш елга төрмә җәзасына хөкем ителде.

Каһирә мәхкәмәсе Гарранаһны туристлык тармагында эшләү хокукы бирүче кануный булмаган лицензияләр бирүдә һәм дәүләт җирләрен бәясен киметеп сатуда гаепләде. Элекке министрның дәүләткә 51 миллион зыян салуы әйтелә.

Гарранаһ Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк хакимиятендә эшләгән һәм хөкем ителгән икенче министр. Февральдәге халык күтәрелешләре вакытында Мөбәрәк вазифаларыннан китәргә мәҗбүр булган иде.

Февраль вакыйгаларыннан соң илдә элекке президентка якын булган 20 кеше кулга алынды.
XS
SM
MD
LG