Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия сугышчылары ашыгыч ярдәм сорый


Либиядә Мөәммәр Каддафи гаскәрләренә каршы сугышкан гыйсьянчылар илнең көнбатышына ашыгыч рәвештә ярдәм җибәрүне сорый.

Сугышчылар сүзләренә караганда, сишәмбедән бирле хөкүмәт көчләре Яфран шәһәре яннарын утка тота, шул санда ракета һәм мина һөҗүмнәре оештырыла.

Каддафи көчләре белән оппозиция сугышчылары контролендә булган Тунис белән чик буендагы әл-Вәзин ноктасы өчен бәрелешләр бара.

Сишәмбе көнне НАТО Каддафи көчләренә коралны ташларга чакырып мөрәҗәгать итте. Либиядән тагын бер министр – нефть сәнәгате министры Шөкри Ганемнең качуы турында хәбәрләр бар.
XS
SM
MD
LG