Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исландиядә янартау уяну Европада очышларга комачаулый


Исландиянең Гримсвотн янартавы һавага көл ату сәбәпле Европаның төньягында 250-дән артык очыш тыелды.

Ирландия, Британия һәм Скандинавия илләренең кайбер һава аланнары очышлардан баш тартырга мәҗбүр.

Бүген бу турыда Европа очышлар киңлеген күзәтү оешмасы вәкиле Брайан Флинн белдерде.

Аның әйтүенчә, көл болыты көнчыгышка таба барачак.

Әмма, белгечләр әйтүенчә, бу янартауның уянуы Европа күгендә очышларга былтыргы башка янартау кебек озак вакытлы зарар китерә алмаячак.
XS
SM
MD
LG