Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда бомба шартлаудан биш кеше һәлак булды


Пакстанның төньягында Баҗур асаба җирләрендәге Саларзаи шәһәрендә бер ашханәгә куелган бомба шартлаудан кимендә биш кеше һәлак булды, унлап кеше яраланды.

Җирле хакимият вәкиле әйтүенчә, корбаннарның икесе хөкүмәт яклы аксакаллар.

Һөҗүм өчен җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмады.

Баҗурда Талибанга каршы тору өчен кораллы төркемнәр оештырган аксакалларга каршы моңарчы булган һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны Пакстандагы Талибан хәрәкәте алган иде.
XS
SM
MD
LG