Accessibility links

Гыйрактагы шартлауларда алты кеше үлде


Гыйракның төньягындагы Мосул шәһәрендә бомба куелган ике машина шартлап алты кеше үлде һәм илле кеше яраланды.

Шартлаулар хакимият бинасы янындагы рестораннар урнашкан кеше күп йөри торган урамда булды.

Гыйрак башкаласы Багдадтан 400 чакрым төньяккарак урнашкан Мосул шәһәре Найнава вилаятенең үзәге булып тора.
XS
SM
MD
LG