Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстаны: Йәмән президенты ватанына кайтмаячак


Гали Абдулла Салих
Гали Абдулла Салих
Согуд Гарәбстанында дәваланучы Йәмән президенты Гали Абдулла Салих ватанына кайтмаячак.

Бу хакта France Press мәгълүмат агентлыгы Согут Гарәбстаны хакимияте вәкилләре сүзләренә таянып белдерә. France Press хәбәр итүенчә, дәвалангач Салихның төгәл кая барасы әле килешенмәгән, шулай да ул башка бер илгә китәргә мөмкин.

Салих 4 июнь көнне һөҗүм нәтиҗәсендә яралангач Йәмәннән китте. Хәзер ил белән вице-президент идарә итә.

Йәмәндә 30 ел хакимияттә утырган Салихны китүен таләп итеп каршылык чаралары берничә айга сузылды.
XS
SM
MD
LG