Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай җитәкчесе Кырымга килде


Һу Дзинтао
Һу Дзинтао
Кытай җитәкчесе Һу Дзинтао бүген Украинага дәүләт сәфәренә килде. Бу аның соңгы ун елда Украинага беренче сәфәре.

Ике көн Кырымда булганнан соң Кытай юлбашчысы дүшәмбе көнне Киевта Украина җитәкчелеге белән очрашачак.

Президент Виктор Янукович белән очрашудан соң тарафлар “Стратегик хезмәттәшлек нигезләре турында” килешүгә кул куячак, дип көтелә. Шулай ук Украина белән Кытай арасында ягулык, күмер сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә хезмәттәшлек килешүләре имзаланачак.
XS
SM
MD
LG