Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия Әфганстанга ярдәмне арттыра


Германиянең үсеш министры Дирк Нибель бүген Кабулда Әфганстан президенты Хәмид Карзаи белән очраша. Әфганстанның финанс министры белән очрашуда исә Нибель Әфганстанга 143 миллион долларлык ярдәм тапшыру турында сөйләшәчәк.

Германия 2013 елга финанс ярдәмнең күләмен ике мәртәбә арттырырга җыена.

2009 елдан бирле Германия ярдәмендә Әфганстанда 30 меңнән артык кеше күнегүләр үтте һәм 43 мең кеше аз күләмле кредитлар алды.
XS
SM
MD
LG