Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда Русия махсус хезмәтенең ике хәрбие һәлак булды


Дагыстанның Кизляр районында кораллы сугышчылар белән атышлар вакытында Русия махсус хезмәтенең ике хәрбие һәлак булды, тагын биш хәрби яраланды.

Атышлар Кузнецовка авылы янында башланган. Беренчел мәгълүматларга караганда, кораллы сугышчылар унлап кеше булырга мөмкин. Элгәре бер кораллы сугышчы һәлак булды дип хәбәр ителгән иде. Махсус операция дәвам итә.
XS
SM
MD
LG