Accessibility links

Кайнар хәбәр

Днестр буе белән Молдова арасында сөйләшүләр нәтиҗәсез булды


Днестр буенда чик күпере
Днестр буенда чик күпере
Днестр буе төбәге белән Молдова арасындагы низагны чишүгә багышланган сөйләшүләр нәтиҗәсез тәмамланды, диелгән Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә.

Мәскәүдә Молдова, Днестр буе төбәге, Русия, Украина, Европа Берлеге, АКШ һәм Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы вәкилләре ("5+2") катнашында ике көнлек сөйләшүләр узды.

Русия яклы Днестр буе төбәге Молдовадан 1990 елда бәйсезлек игълан итте. 1992 елда кыска сугыш булды.

Молдова белән Днестр буе төбәгенең кабат берләшүе турында сөйләшүләр соңгы тапкыр 2006 елда булган иде.

2010 елда низагны чишү өчен “5+2” төркеме төзелде.
XS
SM
MD
LG