Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә чуалышлар вакытында кимендә 20 кеше һәлак булган


Дәмашк – Сүриядә хөкүмәткә каршы протест чаралары дәвам итә. Хөкүмәт көчләре протест белдерүчеләргә каршы кырыс чаралар күрә.

Узган төндә Сүриянең берничә шәһәрендә президент Башар Әсадның урынынан китүен таләп итеп демонстрацияләр үткән. Демонстрантлар белән хөкүмәт көчләре арасындагы чуалышлар нәтиҗәсендә кимендә 20 кеше һәлак булган.

Узган төндә меңгә якын кеше Сүриядән күрше Ливанга качып киткән. Моңа кадәр 12 меңләп кеше Төркиягә качып киткән иде.
XS
SM
MD
LG