Accessibility links

Кайнар хәбәр

Афинда полиция халыкка күз яше чыгаручы газ сипте


Греция полициясе бүген Афинда урам җыены вакытында финанс министрлыгы бинасына ташлар һәм шешәләр аткан халыкка күз яше чыгаручы газ сипте.

Илнең һөнәр берлекләре 48 сәгатькә эш ташлау чарасын игълан итте. Башкалада транспорт, банклар, ширкәтләр, почта һәм хастаханәләр эшләми.

Европа Шурасы һәм Халыкара валюта фонды Грециягә 12 миллиард евро кредит бирүнең шарты итеп парламентның бюджетны кыскартуын куйды. Халык иртәгә каралачак бу канун өлгесенә ризасызлык белдерә.

Европа комиссиясенең икътисад комиссионеры Оли Рен, чыгымнарны кыскарту - Грецияне бөлгенлектән саклап калуның бердәнбер юлы, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG