Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Булгария”не кулланып торучыга җинаять эше кузгатылган


"Булгария" көймәсе, 30 июнь 2011
"Булгария" көймәсе, 30 июнь 2011
Иделдә баткан “Булгария” көймәсен арендалаучы ширкәт җитәкчесе Светлана Инякина һәм Кама елга регистроның баш белгече Яков Ивашовка җинаять эше кузгатылган.

Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин белдерүенчә, алар “иминлек таләпләрен үтәмичә хезмәт күрсәтүдә” шикләнелә. Инякина һәм Ивашов тоткарланган. Шулай ук батучы юлчыларга ярдәм күрсәтү өчен тукталмаган ике көймә капитанына карата да җинаять эше кузгатылган.

Ике йөздән артык пассажирның 79-ы гына исән калды. Дистәләчә кеше әлегә кадәр хәбәрсез югалган булып исәпләнә.
XS
SM
MD
LG