Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Балалар фонды: Африка Мөгезе илләре корылыктан иза чигә


БМО Балалар фонды (ЮНИСЕФ) Африка Мөгезендәге илләрдә корылыктан миллионнарча кешенең хәле нык начарлану турында белдерде.

ЮНИСЕФ директоры Энтони Лэйк әйтүенчә, төбәктә ике ел яңгыр булмаган. Кения, Эфиопия һәм Җибути халкы корылыктан фәкыйрьләнгән. Сомалиның меңнәрчә кешесе илдән китәргә мәҗбүр булган.

Узган атнада ЮНИСЕФ Африка Мөгезе илләрендәге хатын-кызларга һәм балаларга ярдәм өчен якындагы өч айда 32 миллион доллар бүлеп бирү кирәклеген әйткән иде.
XS
SM
MD
LG