Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия Гарәп илләре лигасын тәнкыйтьләде


Сүриянең "Сана" агентлыгы Гарәп илләре лигасын тәнкыйть утына тотты. Лига көнбатыш илләр ихтыяҗын кайгыртучы, Сүриянең эшләренә тыкшынучы халыкара коралга әйләнде дип белдерде дәүләт агентлыгы.

Төркия Сүриягә халыкара күзәтүчеләр кертергә чакырды. Анкара фикеренчә, бу чара Димәшкнең Гарәп илләре лигасы куйган таләпләрне үтәвен, илдәге хәлнең җайлануын күрү өчен кирәк.

Җомга Истанбулда Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давытуглы белдергәнчә, илгә күзәтүчеләрне кертү Сүрия өчен соңгы һәм яңа мөмкинлек булып тора.

Русия исә Бәшәр Әсад режимына чикләүләр куюга һәм илнең эчке эшләренә башкаларның тыкшынуына каршылык белдерде.

Бүген Гарәп илләре лигасы күзәтүчеләрен Сүриягә кертү өчен бирелгән вакытның соңгы көне иде. Сүрия ризалык бирмәсә, шимбә оешмага кергән илләр Димәшккә каршы чикләүләр мәсьәләсен карый башлаячак, диде лига башлыгы.
XS
SM
MD
LG