Бүген Сүриядә полиция һәм хәрбиләр тагын кимендә 10 кешене үтерде.
Британиядәге Сүрия хокук яклау үзәге Observatory for Human Rights белдерүенчә, бу үтерүләр Һомс, Кусәйр шәһәрләрендә һәм башкала Димәшк янында активистларга каршы рейдлар вакытында булган.
Бүген Гарәп илләре лигасының тышкы эшләр министрлары Каһирәдәге очрашуда Сүриягә каршы яңа чикләүләр турында килешер дип көтелә.
Сүз сәүдә килешүләрен киметү һәм Сүрия хөкүмәтенең чит илләрдәге банк хисапларын туңдыру турында бара. Бу чикләүләр Сүриянең илдәге хәлне бәяләү өчен чит ил күзәтүчеләрен кертүдән баш тартуына җавап буларак карала.