Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мәхкәмә “Булгария”гә бәйле җинаять эшен карады


Су астына киткән "Булгария" көймәсе
Су астына киткән "Булгария" көймәсе
Татарстанның Кама Тамагы районы мәхкәмәсендә батып баручы “Булгария” көймәсенә ярдәм итми киткән “Дунайский-66” корабы капитаны Александр Егоров эшенә бәйле беренче утырыш булды. Хәбәрчебез белдергәнчә, бу утырышта әлеге эшне Казанга күчерү мәсьәләсе тикшерелгән.

Сишәмбе мәхкәмә “Булгария” көймәсе фаҗигасенең шахитләре һәм зыян күрүчеләренең юлламасын карый. Анда Кама Тамагына йөрү ерак булуы, мәхкәмә эшендә катнашучы кешеләрнең күбесе башкалада һәм аның тирәсендә яшәве әйтелде. Шуңа күрә җинаятьне Казанның берәр район мәхкәмәсе карасын дигән тәкъдим булды.

Кама Тамагы мәхкәмәсе әлеге мөрәҗәгатьне кабул итте һәм республиканың Югары мәхкәмәсе рәисенә юллады. Алар якын арада җавап бирергә тиеш.

“Дунайский-66” корабы капитаны Александр Егоров әлеге тәкъдимгә каршы килмәвен белдерде. Читкә чыгарга тыелган булганлыктан үзенең дә вакытлыча Казанда яшәвен әйтте.

“Булгария” көймәсе ярдәм итмәгәне өчен Егоровны ике елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр, капитан исә үз гаебен танымый.
XS
SM
MD
LG