Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә «Гадел сайлаулар өчен» дип аталган протест чаралары уза


Новосибирскида риза булмаучылар йөреше
Новосибирскида риза булмаучылар йөреше
Мәскәүдә, Русия Дәүләт думасына сайлауда алдашуларга протест белдереп, Сахаров урамына кимендә 30 мең кеше җыелган. Күпләр митингка үтү өчен полициянең тикшереп үткәрү капкасына әле дә чират тора.

Җыелган халык «Гадел сайлаулар өчен!», «Чуровны эшеннән алырга!» дигән шигарьләр күтәргән.

Язучы Борис Акунин, музыка тәнкыйтьчесе Артем Троицкий, шагыйрь һәм публицист Дмитрий Быков, оппозициядәге сәясәтче Борис Немцов чыгыш ясады инде. Журналист Леонид Парфенов, "Сул фронт" координаторы Сергей Удальцовның видеомөрәҗәгатьләре күрсәтелде.

Кайбер шәһәрләрдә бу чаралар төгәлләнде дә инде. Тоткарланучылар да бар.

Барнаулда «Гадел сайлаулар өчен» чарасын оештыручылар һәм анда катнашкан активистлар – дүрт кеше тоткарланган. Барнаулда 400-ләп кеше җыелган. Алар парламент сайлау нәтиҗәләрен кире кагуны таләп иткән.

Владивостокта салкын булуга карамастан чарага йөздән артык кеше җыелган. Алар "«Караклар сайлауларын кире кагарга!», «Баш жуликны мәхкәмәгә!» дигән шигарьләр күтәргән.

Новосибирскида каршылык чарасы хакимиятләр белән килешенмәсә дә 700-ләп кеше урам йөреше үткәрде.

Хабаровскида яшәүчеләр дә Русиядә үткән парламентка сайлау нәтиҗәләрен кире кагуны таләп итте.

Протест чаралары чит илләрдә дә үтә.
XS
SM
MD
LG