Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә фельдъегерь хезмәткәре үз-үзен атып үтерде


Мәскәүдә Яңа мәйданда фельдъегерь хезмәткәре үз-үзен атып үтерде. Урыс хәбәрләре хезмәте белдерүенчә, ул Русия президенты идарәсе бинасында үз-үзенә утлы коралдан аткан.

Каза урынына килгән табиблар аны авыр хәлдә хастаханәгә салган һәм ул аңына килә алмыйча пәнҗешәмбе иртәсендә үлгән.

Дәүләт фельдъегерь хезмәте аеруча мөһим документларны, биз зур сер булган һәм сер итеп сакланган документларны ашыгыч һәм имин рәвештә илтеп тапшыру өчен җаваплы.
XS
SM
MD
LG