Accessibility links

Кайнар хәбәр

Freedom House “Дөньяда ирек” хисабын игълан итте


Кушма Штатларның хөкүмәттән тыш Freedom House оешмасы еллык “Дөньяда ирек” хисабын игълан итте. Анда 2011 елда дөнья илләрендәге сәяси һәм кешеләр иреге дәрәҗәсе күрсәтелгән.

Оешма белгечләре, “гарәп язы” дип аталган вакыйгалар авторитар дәүләтләрдә яшәүчеләргә сәяси ирекләре өчен көрәштә уңай үрнәк буларак зур әһәмияткә ия, дип бәяли. Тунис, Мисыр, Либиядә режим алышыну һәм шулай ук башка гарәп илләрендәге вакыйгалар дөнья сәясәтенә СССР таркалуга тиң тәэсир ясады, диелә әлеге хисапта.

Русия моңа кадәр әзерләнгән хисаптагыча “ирек булмаган” илләр исемлегенә кертелгән. Шул ук вакытта сәяси ирек белән чагыштырганда кеше хокуклары хәле әзрәк яхшырак дип әйтелә.
XS
SM
MD
LG