Accessibility links

Кытай Сычуан вилаятендәге чуалышларда Көнбатышны гаепләде


Кытайда инглиз телле China Daily дәүләт басмасы Көнбатыш илләре хөкүмәтен Сычуандагы бәрелешләр турында ялган таратуда гаепләде. Бу төбәктә нигездә тибет халкы яши. Гаепләүләр нигездә сөргендәге Тибет хөкүмәтенә кагыла.

Газет шулай ук Тибетның рухи башлыгы Далай Ламаны Көнбатыш илләре хөкүмәте финанславын һәм тибет халкының чыгышлары Кытай дәүләтчелегенә каршы булуын яза.

Узган атнада Сычуан вилаятендәге иминлек көчләре белән бәрелешләрдә өч тибет активисты үлде.

АКШ бу хәлләргә борчылу белдерде.

Тибетлар дини һәм мәдәни репрессияләрдә гаепләп, Кытай хакимияте сәясәтенә каршы чыга.
XS
SM
MD
LG