Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия министры Иранның атом программасы "яңа салкын сугышка" китерә ала дип саный


Иранның атом программасын үстерү омтылышы Якын Көнчыгышта "яңа салкын сугышка" китерергә мөмкин, диде Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг.

Daily Telegraph басмасына биргән әңгәмәдә Һейг, Тәһран атом коралын ясаса, төбәкнең башка илләре дә моңа ирешергә теләк белдерәчәк.

"Элек Советлар Берлеге белән АКШ арасында коралны контроль итү кебек иминлек механизмнары булмаган очракта корал ясау дөнья күләмендә фаҗигага әйләнергә мөмкин", диде Һейг.

Иран атом программасын корал ясау өчен үстерүен кире кагып килә.
XS
SM
MD
LG