Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетиядә президент сайлавында Леонид Тибилов тавышларның күпчелеген алды


Сайлауда элекке иминлек комитеты башлыгы Леонид Тибилов җиңде
Сайлауда элекке иминлек комитеты башлыгы Леонид Тибилов җиңде
Көньяк Осетиядә президент сайлавының икенче турында республика башлыгы урынына ике намзәт - элекке иминлек комитеты башлыгы Леонид Тибилов һәм кеше хокуклары вәкиле Давид Санакоев дәгъва итте. Сайлау тәмамланып барлык кәгазьләр саналгач, Тибиловның 54% тавыш белән җиңүе игълан ителде. Аның көндәше Санакоев 43% тавыш алган. Сайлауда халыкның 60% артыгы катнашкан.

Иминлек сәбәпләреннән бүген кичкә кадәр Грузия белән чик буе ябык булды. Сайлау барышын күзәтергә дип төбәккә 38 халыкара белгеч килде.

Сайлауның беренче туры 25 мартта узды. 2011 елның ноябредә узган тавыш бирү нәтиҗәләрен Көньяк Осетиянең Югары мәхкәмәсе гамәлдән чыгарды.
XS
SM
MD
LG