Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маҗарстан “Набукко” проектыннан чыга


Маҗарстанның MOL нефть-газ ширкәте Европа берлегенең «Набукко» проектыннан чыга. Бу хакта Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан белдерде. Ул әлеге проект борчу тудыруын әйтте.

Соңрак MOL җитәкчесе белдерүенчә, “Набукко” тирәсендә шактый гына билгесезлек булуын инкарь итеп булмый.

Инде берничә ел дәвам иткән сөйләшүләр һәм халыкара конференцияләр оештырылуга карамастан газүткәргечен төзү әле башланмаган.

Ел азагында “Набукко”га альтернатив булган “Төньяк агым” проектын тормышка ашыру башланачак. Аның төп катнашучыларының берсе – Русия.
XS
SM
MD
LG