Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шеин ачлык тотуын туктатты


Шәһәр мэрлыгына яңа сайлау уздыруны таләп иткән Әстерхан мэры вазифасына элекке намзәт Олег Шеин ачлык тотуын туктату турында белдерде.

Ул бүген үзенең “Тере журналы”нда мәхкәмәдән аңа шалтыратып соңгы тоткарланган тарафдарының азат ителүе турында белдерүләрен язды.

Элегрәк Шеин Әстерханда протест чаралары вакытында тоткарланган аның тарафдарлары җибәрелгәч ачлык тотуны туктатачагын әйткән иде.

Олег Шеин һәм аның тарафдарлары ачлыкны 16 март көнне башлады.
XS
SM
MD
LG