Русия мөселманнарының рухи җитәкчеләре илгә шәригать мәхкәмәләрен кертүгә каршы. Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белдерүенчә, Конституция нигезендә дин дәүләттән аерылган һәм илдә мөселманнар да кулланып килә торган мәхкамә системасы бар.
Элегрәк Рен-ТВ телевизион каналына адвокат Дагир Хәсәвов Русия мөселманнары дөньяви мәхкәмәгә барырга теләми һәм шуңа шәригать мәхкамәсе белән кулланырга тиеш дигән иде. Юкса аның сүзләренчә, кан коелырга мөмкин.
“Яблоко” фиркасе милләтара нәфрәт тудыру һәм экстремистик эшчәнлеккә чакыру мәддәләре нигезендә Хәсәвовка карата җинаять эше ачуны таләп итеп генераль прокуратурага мөрәҗәгать итәргә исәп тота.
Русия эчке эшләр министрлыгында Хәсәвовның сүзләрен экстремизм өлкәсендә тикшерәчәген әйттеләр.