Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус президенты Александр Лукашенка халыкка мөрәҗәгать итте


Беларус президенты Александр Лукашенка
Беларус президенты Александр Лукашенка
Беларус президенты Александр Лукашенка халык һәм Дәүләт җыелышына мөрәҗәгатендә, илдәге финанс кризисны беренче чиратта тышкы факторлар тудырды, дип белдерде. “Илгә бүгенге көндә алга таба зур адым кирәк”, диде президент.

"Беларуска канкоеш һәм тәртипсезлеккә китергән инкыйлаплар кирәк түгел. Ватандаш булмаганда ватандашлар җәмгыяте дә була алмый. Ватандаш ул – кеше. Ул кеше үз хокукларын гына түгел, үзенең җаваплылыгын да таный. Ул кеше үзе өчен генә түгел, иле өчен дә җаваплы, аның киләчәге өчен җаваплы. Беларуста шул кадәр иреклеккә чакыручылар әле аңа үзләре дә аңа әзер түгелдер," диде Лукашенка.

Президент язучы Федор Достоевский сүзләрен китереп, "кеше өчен иреклектән дә авыррак йөк юк", диде.

Лукашенка мөрәҗәгате башта 19 апрельгә билгеләнгән иде, әмма президент аны кичектерде. Лукашенка дәүләт киңәшчеләре әзерлгән чыгышның хосусыйлаштыру һәм тышкы сәясәт турындагы өлешләрен ошатмады.

Хосусыйлаштыруга ирекле караш мөмкин түгел, Беларусның чит дәүләтләр белән булган проблемаларына каты бәрелү килешми, дигән иде Лукашенка.
XS
SM
MD
LG