Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янукович: Киев Европа берлеге илләре тәнкыйтенә җавап бирергә әзер


Киев Европа берлеге илләренең Украинага карата тәнкыйтенә җавап бирергә әзер. Бу хакта бүген телевидениегә әңгәмә биргәндә Украина президенты Виктор Янукович белдерде.

Киевны Европа берлеге илләренең белдерүләре аптыраткан, шуңа да карамастан Украина җитәкчеләре ачык диалог алып бара һәм Европа “күзләренә гадел карый”, дип ассызыклады Янукович. Аның сүзләренчә, Украина бер генә Европа иле белән дә араларны бозмаган.

Соңыгы вакытта җиде елга ирегеннән мәхрүм ителгән Украина хөкүмәтенең элекке башлыгы Юлия Тимошенко тирәсендәге хәлләр сәбәпле, Киев һәм Европа берлеге арасында хәлләр кискенләште.

Европа илләре Тимошенконың эше сәясиләшкән дип саный һәм аны азат итүне таләп итә. Ләкин Киевта ул канун нигезендә гадел хөкем ителгән дип белдерәләр.
XS
SM
MD
LG