Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция Сүриядә низагны җайга салу планын кичекмәстән гамәлгә куярга чакырды


Париж – Франция Сүриядәге низагны җайга салу планын кичекмәстән гамәлгә куярга чакырды.

Франция тышкы эшләр министры Лоран Фабиус җомга көнне Һула каласында хөкүмәт көчләренең ут ачу нәтиҗәсендә дистәләрчә кешенең һәлак булуына кискен тәнкыйть белдерде.

Якшәмбедә Фабиус БМОның төбәктәге махсус вәкиле Кофи Аннан белән очраша. Фабиус якын арада Парижда “Сүрия дуслары” төркеменә кергән илләрнең очрашуын җыярга тәкъдим итте.

Элегрәк Сүриянең ирекле армия җитәкчеләре “Сүрия дуслары” төркеменә мөрәҗәгать итеп, хөкүмәт көчләренә каршы һава һөҗүмнәре ясарга чакырган иде.

Хокук яклаучылар мәгълүматына караганда, Һула каласында ут ачу нәтиҗәсендә 90нан артык кеше һәлак булган, шул исәптән 25 бала.
XS
SM
MD
LG