Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки театр әһелләре Казанга белем алырга килә


18-23 июнь көннәрендә Казанда «Нәүрүз» төрки халыклар халыкара театрлар фестивале кысаларында икенче театраль –агарту форумы узачак. Мастер-классларны Германиядән Юрий Альщиц, Маҗарстаннан Нина Кирай, Русиядән Генналий Дадамян, Рифкать Исрафилов, Анна Степанова һәм Павел Руднев алып барачак. Анда барлыгы сигез бүлек эшләячәк. Алар арасында төрки халыкларның традицион театраль-музыка юнәлешләре дә бар.

Фестиваль-форумда Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Тыва, Хакасия, Якутия, Таулы Алтай, Кабарда-Балкар, Карасай-Чиркәс, Дагыстан, Гагауз автономиясе, Кырым, Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстаннан 200дән артык театр әһеленең катнашуы көтелә.
XS
SM
MD
LG